16+

Подгузник малайларга зыянлы

Бүген - 18 июньдә Казанда "Ирләр сәламәтлеге" ХII Халыкара конгрессының соңгы көне. 2012 елда беренче тапкыр Ереванда оештырылган Конгресс ике елга бер уза.

Бүген - 18 июньдә Казанда "Ирләр сәламәтлеге" ХII Халыкара конгрессының соңгы көне. 2012 елда беренче тапкыр Ереванда оештырылган Конгресс ике елга бер уза.

Быел эстафетаны Казан кабул итеп алды. Конгресста төрле илләрдән, чит төбәкләрдән 700ләп табиб җыелды. Алар конгресс кысаларында ир-атларга кагылышлы авырулар, аеруча җенес бизе авырулары турында сөйләштеләр.

- Ирләр сәламәтлеге - Татарстан өчен көнүзәк проблема, 2012 елдан башлап Татарстанда беренчел җенес бизе авырулары 35 процентка артты. Безне барыннан да бигрәк ир-атларның сәламәтлекләренә карата битараф булулары борчый. Алар диспансеризация үтәргә ашыкмый, табибларга сирәк мөрәҗәгать итә. Исерткеч эчемлек кулланучы, тәмәке тартучыларның күпчелеге - ир-атлар. Шуңа да ир-атларның уртача гомер озынлыгы хатын-кызларныкы белән чагыштырганда 11 елга кыскарак, - ди Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш урологы Ринат Галиев әйтүенчә, ир балаларга подгузник киертү нәсел калдыруга тискәре йогынты ясый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading