16+

Польшага бармый торыгыз: кош гриппы таралган

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия туристларын Польшада кош гриппы башланганлыгы турында кисәтә.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия туристларын Польшада кош гриппы башланганлыгы турында кисәтә.

Польшаның Люблин воеводалыгындагы фермаларның берсендә кош гриппы А (H5N8) килеп чыккан. 7 гыйнварга Люблин воеводалыгында — биш, ә Великопольскида бер инфекция очрагы теркәлгән.

Моның белән бәйле рәвештә, Роспотребнадзор игътибарны Польшада булганда кош гриппын кисәтү чараларын үтәргә кирәклегенә юнәлтте.

«Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарында кош ите һәм йомырка сатып алырга киңәш ителми», — диделәр ведомствода.

Моннан тыш, шәхси гигиена чараларын үтәргә кирәк, бигрәк тә чи ит продукциясе белән контактта булганда. Ә йорт кош-корты продуктларын тиешле җылылык белән эшкәрткәннән соң гына кулланырга киңәш ителә, дип яза Татар-информ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading