16+

Президент авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт хакыннан канәгать түгел

Бүген ТР Хөкүмәте йортындагы республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанда авыл хуҗалыгы тармагының агымдагы елның 9 аенда икътисадый күрсәткечләре турында бәян итте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәтенә сылтама белән http://tatar-inform.tatar.ru хәбәр итә.

Марат Әхмәтов тармактагы уртача хезмәт хакы күләменә игътибар итте. Аена уртача хезмәт хакы - 18,4 мең сум, бу 2015 елдагыдан 8 процентка артык.
Министр сүзләренчә, авыл хуҗалыгы хезмәте тиешле дәрәҗәдә бәяләнми. Ул Әгерҗе районын мисал итеп китерде, анда хезмәт хакы күрсәткечләре быел кимегән (былтыр 13,8 мең сум булса, быел 12,9 мең сум).
Татарстан Президенты, үз чиратында, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакын түләүгә аеруча игътибар итәргә өндәде. Әлеге мәсьәләне контрольдә тотарга кирәк, диде ул, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы ким булырга тиеш түгел.
Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, иң элек, хезмәт хакы - гражданнарның кереме ул, аңа аларның тормыш дәрәҗәсе бәйле. "Кешеләр гаиләләрен ашатырга, коммуналь хезмәт өчен түләргә кирәк, - диде ул. - Аларның хезмәт хакы ким булуга хезмәткәрләр генә гаепле түгел, без җитәкчеләр буларак, уртача хезмәт хакы турында, гражданнар иминлеге турында уйларга тиеш".

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading