16+

Президент - Калифорниядә

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Американың Калифорния штатында булды.

Кичә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Американың Калифорния штатында булды.

Президентның матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Татарстан делегациясе вәкилләре Калифорния губернаторы Джерри Браун белән очрашкан. Сәфәр кысаларында, Рөстәм Миңнеханов эшлекле киңәшмә уздырган. Анда Татарстан һәм Калифорния штаты арасындагы хезмәттәшлекне үстерү буенча чаралар каралган, икътисадый-сәүдә, фәнни-техник, инвестицияләр һәм мәгариф өлкәсендәге элемтәләрне ныгытуга басым ясалган. Татарстан вәкилләре: Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Элемтә, мәгълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов, Сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм башка җитәкчеләр Калифорниядәге әйдәп баручы бизнес-берлекләр белән очрашкан, штатның медицина инфраструктурасы, инжиниринг үзәкләре, фәнни-белем бирү оешмаларының тәҗрибәсен уртаклашкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading