Россия президенты Владимир Путин бүген Токиода узган җәйге Олимпия уеннары җиңүчеләре белән очрашты һәм аларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Үз чыгышында президенты быел беренче тапкыр алтын медальсез калган нәфис гимнастика командасы кызларын да мактап искә алды. Билгеле булганча,шәхси беренчелектә Дина Аверина чыгышын хөкемдарлар бик түбән бәяләде һәм чыгышы вакытында снарядын төшереп җибәргән Израиль спортчысын беренче урынга чыгарды. "Кадерле кызлар, безнең өчен, безнең илебез өчен сез һәрвакыт иң яхшылары, беренчеләр, алтыннар", дип белдерде Путин кызларның кәефен күтәреп.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар