16+

Прокуратура Кукмара районында бала өстенә футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгатты

Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган.

Кукмара районының Янсыбы авылында 9 яшьлек кыз өстенә тимердән ясалган футбол капкасы ауган.

Фаҗига урынына район прокуроры Антон Чураков килгән.

Капканың тиешенчә беркетелмәве ачыкланган.

Кукмара районы прокуратурасы 9 яшьлек кыз өстенә металл футбол капкасы ауганнан соң җинаять эше кузгатты. Бу хакта ТР прокуроры ярдәмчесе Руслан Галиев сөйләде.

Капканың тиешенчә беркетелмәве ачыкланган. Шуңа да карамастан, узган елның декабрендә заказчының кабул итү комиссиясе эшне кабул иткән.

Әлегә билгесез затларга карата прокуратура таләбе буенча "Ваемсызлык" һәм "Куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән эшләрне башкару" маддәләре буенча җинаять эше кузгатылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading