16+

Путин бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин 2012 елгы май карарына эләкмәүче бюджет хезмәткәрләренең эш хакын арттыру тәкъдиме белән чыккан. Президент бу хакта Россия Хөкүмәте әгъзалары катнашындагы утырыш барышында әйткән, дип яза ТАСС.

Илбашы бюджеттагыларның хезмәт хакын арттырганда, инфляцияне һәм федераль, төбәк бюджетларының мөмкинлекләрен дә исәпкә алырга кушты.

Путин киләсе елның бюджетын эшләгән вакытта тиешле вариантларны һәм тәкъдимнәрне кертергә кушты. Ул май карарларында куелган максатлар 2018 елга ирешелергә тиеш, дип белдерде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading