16+

Путин илнең атом-төш кораллары тулысынча әзерлек режимында булуын искәртте

Бу хакта ил башлыгы Федераль Җыенга еллык юлламасында җиткерде.

Бу хакта ил башлыгы Федераль Җыенга еллык юлламасында җиткерде.

Россиянең стратегик атом-төш көчләре тулысынча әзерлек режимында, дип белдерде ил Президенты Владимир Путин.

Моннан тыш, Юлламада Путин “Буревестник” канатлы ракетасын сынаулар тәмамланып килүен, ә “Сармат” комплексының инде хәрбиләргә тапшырылуын, тиздән аны күрсәтәчәкләрен искәртте.

“Яңа төр кораллар буенча эшләр дәвам итә. Тиздән алар хакында ишетерләр”, - диде чыгышында Путин. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading