16+

Путин хатыны үзеннән 20 яшькә кечкенә иргә кияүгә чыккан?

Людмила Путина аерылышкач кабат гаилә корган.

Людмила Путина аерылышкач кабат гаилә корган.

Владимир Путинның элеккеге хатыны Людмила Путина аерылышканнан соң кабат кияүгә чыккан. Президент белән аерылышып берничә ел узгач ул бизнесмен Артур Очеретный белән очраша башлый. Соңрак алар өйләнешә. Сүз уңаеннан, Артур Очеретный Людмила ханымнан 20 яшькә кечкенә!

Журналистлар Людмила ханым белән эшмәкәр кайчан очраша башлаганнарын ачыклый алмаган. Әмма аларның Людмиланың әле Владимир Путин  хатыны булганда танышканнары билгеле. Озак вакыт алар дуслар гына була. Дөрес, кайберәүләр бу пар инде Людмила ханым аерылганнан соң танышкан дип тә фаразлый. Өстәвенә, Президентның элеккеге хатыны гаиләсе таркалганнан соң кеше арасында бик күренми.

Хәзер Артур белән Людмиланы еш кына аэропортларда күрәләр икән. Бу эшмәкәрнең чит илләрдә күчемсез милке булу һәм эшлекле очрашулары белән бәйле. Дөрес булса, Людмила Путина фамилиясен дә алыштырган, ди. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ярар кеше тормышында безнен ни эшебез бар.

    Мөһим

    loading