16+

Путин: Көньяк Кореяның Киевка корал китерү карары Россия белән мөнәсәбәтләрне җимерәчәк

Россия лидеры Владимир Путин Көньяк Кореяның Украинага корал китерү карары турындагы мәгълүматларны шәрехләде.

Россия лидеры Владимир Путин Көньяк Кореяның Украинага корал китерү карары турындагы мәгълүматларны шәрехләде.

Путин: Көньяк Кореяның Киевка корал китерү карары Россия белән мөнәсәбәтләрне җимерәчәк

«Безнең Корея Республикасы белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы. Без һәрвакыт Корея Республикасы белән дә, КХДР белән дә диалог алып бару мөмкинлегенә ия булдык. Ләкин хәзер без Корея Республикасының Украинага корал һәм сугыш кирәк-яраклары җибәрү турында карар кабул итүен беләбез. Бу безнең мөнәсәбәтләрне җимерәчәк. Ә Корея Республикасы КХДР белән бу юнәлеш буенча хезмәттәшлекне яңадан башлап җибәрүебезгә ничек карар соң? Бу сезне сөендерер идеме?"- диде ул.

Путин моңа игътибар итәргә кирәклеген ассызыклады.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading