16+

Путин күрсәтмәсе буенча Казанда «Россия — Ислам дөньясы» форумы ел саен үткәреләчәк

Казанда «Россия — Ислам дөньясы» халыкара икътисадый форумы ел саен үткәреләчәк. Тиешле указга РФ Президенты Владимир Путин кул куйды, документ хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында басылып чыкты.

«"Россия — Ислам дөньясы: KazanForum" халыкара икътисадый форумын Казанда ел саен уздырырга <...> „Россия — Ислам дөньясы: KazanForum " халыкара икътисадый форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты төзәргә», - диелгән текстта.

Оештыру комитеты рәисе итеп вице-премьер Марат Хөснуллин билгеләнде. Россия Хөкүмәтенә шулай ук быел Татарстан башкаласында 18-19 майда узачак Форумга әзерлек һәм үткәрүне оештыру йөкләнде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading