16+

Путин "мобилизацияләнгәннәрнең гаилә паспорты"н булдыру идеясен хуплады

Россия Президенты Владимир Путин  "мобилизацияләнгәннәрнең гаилә паспорты"н булдыру проектын илдә тарату идеясен хуплады. Ниятләнгәнчә, биредә һәр хәрби хезмәткәр гаиләсенең ихтыяҗлары күрсәтеләчәк, дип хәбәр итә ТАСС.

Мондый проект турында Путинга Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков 6 март көнне видеоэлемтә буенча очрашу вакытында сөйләде. Төбәктә әлеге идеянең уңышлы тормышка ашырылуын ассызыклады.

«Махсус хәрби операциягә һәм безнең хәрбиләрнең гаиләләренә ярдәмегез өчен рәхмәт белдерәсем килә», — дип әйтеп үтте Путин, Шумковның тәкъдимен куәтләп.

13 гыйнварда Россия Президенты мобилизацияләнгән табибларны хәрби бурычтан азат итәргә кушты.

Россиядә өлешчә мобилизация 2022 елның 21 сентябрендә башланды. Октябрь аенда ук оборона министры Сергей Шойгу аның тәмамлануы турында хәбәр итте. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading