16+

Путин: "Педагогларның эше — бәйләп бетергесез намуслы хезмәт"

Дәүләт башлыгы белем бирү оешмаларында тарих фәнен өйрәнүгә аерым игътибар бирде.

Дәүләт башлыгы белем бирү оешмаларында тарих фәнен өйрәнүгә аерым игътибар бирде.

Педагогларның эше — бәйләп бетергесез намуслы хезмәт, дип белдерде Россия Президенты Владимир Путин «Ел укытучысы» Бөтенроссия бәйгесе лауреатлары һәм финалистлары белән очрашуда.

Дәүләт башлыгы онлайн-конференция режимында мөгаллимнәрне Укытучылар көне белән котлады, аларга ил киләчәгенә бәһасез өлеш кертүләре өчен рәхмәт әйтте, «Россия балаларының язмышы — Россиянең һәм аның киләчәгенең язмышы» дип белдерде.

«Россиядәге барлык укытучыларны бу матур бәйрәм белән котлыйм. Ул һәрвакыт шатлыклы, уңай хис-кичерешләрдән, яхшы сүзләрдән, укучыларыгызның, әти-әниләрнең һәм хезмәттәшләрегезнең елмаюыннан тора», — диде Президент «Россия 24» телеканалында күрсәтелгән чарада.  

Ул мәгариф өлкәсе хезмәткәрләренең белем генә биреп калмыйча, укучыларда кыйммәтләр системасы, тормышка караш, буыннар арасында бәйләнеш булдыруларын, шулай ук балаларда ватан тарихына, мәдәниятенә кызыксыну уятуларын, яшь буынга талантларын һәм сәләтләрен ачарга ярдәм итүләрен дә әйтте

Дәүләт башлыгы белем бирү оешмаларында тарих фәнен өйрәнүгә аерым игътибар бирде, дип яза Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading