16+

Путин: Россия Хөкүмәте гаилә ипотекасын озайту турында уйлый

Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте ташламалы гаилә ипотекасының гамәлдә булуын озайту мөмкинлеген карый.

Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта Россия Хөкүмәте ташламалы гаилә ипотекасының гамәлдә булуын озайту мөмкинлеген карый.

Бу хакта дәүләт башлыгы матбугат конференциясе барышында әйтте.

Россия лидеры искә төшергәнчә, гаилә ипотекасы Россиядә киләсе елның июленә кадәр гамәлдә булачак.

"Хөкүмәт аны озайту турында уйлый", — дип сөйләде Путин.

Ул мәсьәләне хәл иткәндә бюджет мөмкинлекләреннән чыгып эш итәргә кирәклеген, әмма әлеге ипотеканы озайту юнәлешендә эш итәргә кирәклеген өстәде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading