16+

Путин СВОда катнашучыларның акчалата тәэмин ителешен тигезләштерүне хуплады

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучылар өчен акчалата тәэмин итүне тигезләштерүне хуплады. 

Россия Президенты Владимир Путин махсус операциядә катнашучылар өчен акчалата тәэмин итүне тигезләштерүне хуплады. 

Бүген дәүләт башлыгы Федерация советы вице-спикеры, "Бердәм Россия" Генераль советы секретаре, махсус хәрби операция мәсьәләләре буенча эшче төркем башлыгы Андрей Турчак белән очрашу үткәрде. Турчак алгы сызыктагы сугышчыларның акчалата тәэмин ителеше тигезләнүенә басым ясады.

"Бөтенләй үк түгел", - диде президент.

Турчак әйтүенчә, контрактчылар һәм мобилизацияләнгәннәр арасында түләүләр буенча аерымлыклар бар. Ул СВОда катнашучыларның акча белән тәэмин ителешен тигезләргә тәкъдим итте.
"Шулай эшләргә кирәк", - дип хуплады Путин. Кулларына корал тотып Ватаныбызны саклаучы һәркем өчен бер үк шартлар булдыруны таләп итте ул.

2022 елның декабрендә министрлар кабинеты махсус операция чорында контракт төзегән хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган 195 мең сум күләмендә акчалата түләү турында карарны раслады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading