16+

Путин Удмуртия башлыгын отставкага җибәрде

Россия Президенты Владимир Путин "Удмуртия республикасы башлыгы Александр Соловьевны, ышанычны югалту сәбәпле, вакытыннан алда эшеннән җибәрү турында"гы указга кул куйды, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Россия Президенты Владимир Путин "Удмуртия республикасы башлыгы Александр Соловьевны, ышанычны югалту сәбәпле, вакытыннан алда эшеннән җибәрү турында"гы указга кул куйды, дип хәбәр итә "РИА Новости".

Сишәмбе көнне Тикшерү комитеты Соловьевка карата җинаять эше ачты. Чиновник зур суммада ришвәт алуда гаепләнә. Тикшерүчеләр фаразынча, ул 2014-2016 елларда күперләр төзү белән шөгыльләнүче компания вәкилләреннән 139 миллион сум акча алган. Аның өчен Соловьев федераль һәм төбәк бюджетыннан чираттан тыш түләү белән тәэмин итәргә, геологик тикшерү, ком табу өчен лицензия бирергә тиеш булган.

Соловьев Удмуртия белән 2014 елның февраленнән бирле идарә итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading