16+

Путин: «Яшь спортчыларны, тулаем ил спортын көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк»

Путин: «Яшь спортчыларны, тулаем ил спортын көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләргә кирәк»

Краснодарда Россия Президенты каршындагы физик культура һәм спортны үстерү буенча совет утырышы узды.

Чара ил Президенты Владимир Путин рәислегендә үтте. Утырышта катнашучылар - федераль министрлар һәм Россия төбәк җитәкчеләре илнең спорт резервы һәм җыелма командалар әзерлегенә кагылышлы мәсьәләләр турында фикерләште.

- Балалар һәм яшьләрнең спорт әзерлеге системасына нигез дистә еллар дәвамында салынган. Әмма дөньякүләм спорттагы заманча тенденцияләр, фәннең яңа мөмкинлекләре, технологияләр, шулай ук яңа чакырулар методика һәм карашны җитди рәвештә яңарту бурычын куя, - дип белдерде Владимир Путин. - Безнең максат - яшь спортчыларны, тулаем ил спортын көндәшлеккә сәләтле итеп тәрбияләү, күп төрле юнәлешләр буенча лидерлыкны саклап калу.
























Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading