16+

Путин өйләнә?

“Ул миңа күптәннән ошый иде”: Ивановода яшәүче Юлия ни өчен Путинга кияүгә чыгарга теләвен сөйләде. Кыз президентның балалар поликлиникасына эш визиты вакытында, өйләнешү турында тәкъдим ясады.

Путин өйләнә?

“Ул миңа күптәннән ошый иде”: Ивановода яшәүче Юлия ни өчен Путинга кияүгә чыгарга теләвен сөйләде. Кыз президентның балалар поликлиникасына эш визиты вакытында, өйләнешү турында тәкъдим ясады.

6 мартта Россия президенты эш визиты белән Иваново шәһәренә килде. Владимир Путин балалар дәваханәсендә һәм "Полет" парашют заводында булды, бер уңайдан җирле халык белән дә аралашты. Халык төркеме белән әйләндереп алынган президент кинәт көтелмәгән тәкъдим ишетте.

- Мине кияүгә алыгыз әле, - дип кычкырды Юлия исемле кыз халык арасыннан.

Владимир Путин елмайды, ә соңрак Ивановоны юкка гына «кәләшләр шәһәре» дип атамауларын әйтте. Шулай ук президент билгеләп үткәнчә, хәзер әлеге җанатар кыз бөтен илгә танылачак.

Сүз уңаеннан, Юлия дә югалып калмый һәм телефон номеры язылган фотосын дәүләт башлыгының шәхси ярдәмчеләре аша тапшыра.

- Ул миңа күптәннән ошый иде, аны интернет һәм телевидение аша күзәтеп барам. Президентның безгә килүен белгәч, шунда ук, аның белән аралашырга кирәк, дигән фикер туды. Ә ни турында сөйләшергә? Әлбәттә, борчыган мәсьәлә хакында! - дип сөйли журналистларга Юлия, - Бу дөньяда ниләр генә юк. Бәлкем, ул миңа шалтыратыр да! Мин могҗизага ышанам, алар булып куя бит...

Юлиягә 30 яшь. Ул балалар театрында актриса булып хезмәт куя һәм төрле тамашаларны алып бара. Иваново кызы беркайчан да кияүдә булмаган, ләкин бәхетле гаилә турында хыяллана. Хәзер ул бөтен шәһәргә танылды. Көне буе кызга дуслары һәм танышлары шалтырата. Алар аның әлеге омтылышын хуплыйлар һәм акылга сыймаслык кыюлыгына көнләшәләр.
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading