16+

Путинның Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясау көне билгеле булды

России Президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама белән 8 декабрьдә мөрәҗәгать итәчәк, ә 22 декабрьдә йомгаклау конференциясендә 2016 елга нәтиҗәләр ясаячак. Бу хакта Хөкүмәткә һәм Дәүләт Думасына якын чыганакка сылтама белән "Известия" газетасы яза.

РФ Президенты матбугат сәркатибе Дмитрий Песков мондый чараларга анонс бирмим дип, Юллама белән чыгыш ясау датасы һәм темасы турында шәрехләүдән баш тарткан. Әмма "Президентның һәр Юлламасында эчке сәясәт мәсьәләләренә игътибар ителә" дип билгеләп үткән.

Россия Президенты ел саен декабрь аенда Федераль Җыенга Юллама белән чыгыш ясый һәм Россия һәм чит ил журналистлары катнашында матбугат очрашуын үткәрә.

"Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading