16+

Радио татарча сөйләшергә өйрәтә

«Эхо-Москвы» радиостанциясендә беренче тапкыр «Татарча сөйләшәбез» дигән тапшыру эшли башлаган.

«Эхо-Москвы» радиостанциясендә беренче тапкыр «Татарча сөйләшәбез» дигән тапшыру эшли башлаган.

Беренче чыгарылыш 21 август көнне радиостанциянең баш мөхәррире Алексей Венедиктов алып барган «Один» тапшыруы кысаларында чыкты. Бер-ике минутлык тапшыруны ул көнне эфирда берничә мәртәбә кабатлап яңгыраттылар. Тапшыру алга таба көненә өч тапкыр чыгачак.

– Нинди дә булса тапшыру булдыру буенча тамашачылардан фикерләр күп килә. Мин аларны иләк аша уздырам, күбесе гамәлгә ашмый, «кәрҗин»дә кала. «Татарча сөйләшәбез» тапшыруын эфирга чыгару турында карар бик озак хәл ителде. Бу идея күптән бар иде. Татарлар Мәскәүдә сан ягыннан өченче милләт, шуңа да мондый тапшыруга ихтыяҗ булыр дип уйладык, – ди Алексей Венедиктов.
Сүз уңаеннан, Мәскәү татарлар яшәгән иң зур шәһәрләрдән санала. Казанда 700 меңгә якын татар булса, Мәскәүдә алар 800 мең икән.

«Татарча сөйләшәбез» тапшыруының беренче чыгарылышы «капкын» сүзенең мәгънәсен аңлатуга багышланган иде. Сүзләрне татар телендә Мәскәү шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясендә татар теле курсларын алып баручы Лилиана Сафина яңгырата. Тапшыруга карата тамашачылардан кайтавазлар да килә башлаган. Күбесе тапшыруны «бик яхшы» дип бәяли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading