16+

Раифа монастыре рухание архимандрит Всеволод вафат булды

Бүген Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы архимандрит Всеволодның (Захаров) вакытсыз үлеме билгеле булды

Бүген Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы архимандрит Всеволодның (Захаров) вакытсыз үлеме билгеле булды

Бүген Раифа Богородица ирләр монастыре наместнигы архимандрит Всеволодның (Захаров) вакытсыз үлеме билгеле булды. Бу хакта http://tat.tatar-inform.ru мәгълүмат агентлыгына монастырь иеромонахы Антоний (Панькин) хәбәр иткән.
Вячеслав Захаров 1959 елның 23 гыйнваренда Казан шәһәрендә күп балалы гаиләдә туа (әнкәсе берүзе алты бала тәрбияләп үстерә).Чиркәүгә ул балачактан йөри, алтарьда монах булырга әзерләнә. Казанның 1нче мәктәбен 1977 елда тәмамлаганнан соң Мәскәүдә дини семинариягә укырга керә.1981 елда Курскида иерей булып хезмәт итә башлый.
Суджан районының Черкасское-Поречное авылы храмында, Яшел үзән районының Петр һәм Павел апостоллар храмында настоятель була. Дини тормышны активлаштыруда зур хезмәт куя, СССР да беренчеләрдән булып балалар якшәмбе мәктәбен булдыра.
1989 елда монахлыка китә һәм игумен дәрәҗәсен ала.
1991 елда Раифа монастерына килә, бу вакытта анда балигъ булмаган җинаятьчеләр өчен махсус училище эшли торган була. 1992 елда төзекләндерү эшләрен башлый. 1993 елда Мәскәүдән Архимандритта арахимандрит дәрәҗәсен алып кайта. Патриарх Кирилл Татарстанга визитын төгәлләгәндә Раифа монастыренда була. Сергей Нарышкин да әлеге монастырь белән таныша.
Архимандрит Всеволод күптән түгел Мәскәүдән кайта, аннары ул үзен начар хис итә, йөзе ап-ак була. Ул монастырьдә үлә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading