16+

Рамазан ае алдыннан республика мөхтәсибәтләрендә намаз уку дәресләре уза

Татарстан мөфтияте тарафыннан “Ислам. Беренче адымнар” проекты республика мөхтәсибәтләрендә дә таралыш алган.

Татарстан мөфтияте тарафыннан “Ислам. Беренче адымнар” проекты республика мөхтәсибәтләрендә дә таралыш алган.

Бу хакта ТР Диния нәзарәте хәбәр итә.

28нче гыйнварда, Мөслим мөхтәсибәтендә “Ислам. Беренче адымнар” курслары башланган. Укучылар биш атна дәвамында, ягъни 25нче февральгә кадәр исламда гыйбадәт кылу тәртипләрен – ислам баганаларын үзләштерәчәк, госел һәм таһәрат алырга, намаз укырга өйрәнәчәк. Дәресләр һәр атна саен якшәмбе көнне Мөслимнең Үзәк мәчетендә сәг. 15.00-дән 18.00-гә кадәр алып барыла. Халыкка әзерлекле имамнар, абыстайлар дәрес бирә. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым төркемнәр оештырылды. Беренче дәрестә укучылар уку әсбаплары, китаплар белән тәэмин ителде. Ахыргы дәрестә викторина оештыру һәм сертификатлар тапшыру көтелә.

Ә менә Әлмәт мөхтәсибәтендә “Ислам. Беренче адымнар” курслары 4нче февральдән башланачак. Дәресләр февраль ае дәвамында якшәмбе көнне Үзәк мәчеттә узачак. Хәзерге вакытта дәресләргә 60тан артык ир-ат һәм хатын-кыз язылды. Өлкәннәрдән тыш, балалар төркеме – малайлар һәм кызлар өчен аерым төркемнәр булдыру ниятләнә. Шулай итеп, дәресләр 4 төркемдә алып барылачак, аларның һәрберсендә әзерлекле мөгаллимнәр хезмәт куячак.

Теләчедә Үзәк мәчеттә дәресләр 23нче гыйнварда башланды һәм ул 25нче февральгә кадәр дәвам итәчәк. Намаз укырга өйрәнү дәресләренә 60 кеше йөри.

Казанда “Ислам. Беренче адымнар” дәресләре 17 нче февральдә Нәзарәт бинасында (Габдулла Тукай ур., 38) иртәнге сәг. 08.00-дә башланып китәчәк. Ислам нигезләренә Татарстан мөфтиятенең волонтер яшьләр хәрәкәте активы өйрәтәчәк. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектында катнашучылар тәһарәт алырга, намаз укырга өйрәнәчәк, гакыйдә фәненең төп төшенчәләре белән танышачак, ураза тәртипләре һәм ураза тоту фазыйләтләре буенча дәресләр алачак. Шул рәвешчә, изге Рамазан аена намаз укырга өйрәнеп керергә теләүче кардәшләребезгә зур мөмкинлек тудырыла.

Проектта катнашу өчен шушы сылтама буенча теркәлү узарга яки 16нчы февральгә кадәр +7 (843) 237-86-18 телефоны буенча шалтыратып язылырга кирәк.

Дәресләр Нәзарәттә һәм Галиев мәчетендә, шулай ук “Мөхәммәдия” мәдрәсәсе бинасында атнасына бер тапкыр, шимбә көннәрендә сәг. 08.00-дән 12.00-гә кадәр узачак.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading