16+

Рамил Шәмсетдинов адвокаты: МХОдә үтерүләр турында хәбәр - фейк

Социаль челтәрләрдә Рамил Шәмсетдинов МХРдә хезмәттәшләрен үтергән дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Социаль челтәрләрдә Рамил Шәмсетдинов МХРдә хезмәттәшләрен үтергән дигән хәбәрләр барлыкка килде.

Үзенең телеграм-каналында Шәмсетдиновның адвокаты Руслан Нагиев әлеге хәбәрләрне фейк дип атады. Челтәрләрдә 2019 елда хезмәттәшләрен атып үтерүдә гаепләнүче һәм колониядә утыручы Рамилнең махсус хәрби операциядә дә хезмәттәшләре атып үтергән дигән хәбәрләр барлыкка килгәч язган ул бу хакта. Нагиев сүзләренә караганда, Рамил хәзерге вакытта МХО зонасында түгел, ул Төмәндә колониядә утыра. "4 июньдә, Рамилнең туган көнендә аның янына әтисе һәм ир туганнары киләчәк", дип хәбәр итте ул.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading