16+

Рамил Шәрәфиев: "Гаепле кешеләр җавап тотарга тиеш!"

“Татар радиосы” алып баручысы Рамил Шәрәфиевнең сеңлесе белән күңелсез хәл булган.

Рамил Шәрәфиев: "Гаепле кешеләр җавап тотарга тиеш!"

“Татар радиосы” алып баручысы Рамил Шәрәфиевнең сеңлесе белән күңелсез хәл булган.

Бу хакта Рамил Инстаграм сәхифәсендә хәбәр итте. 

“Каравыл. Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым. 12 сентябрь көнне сеңлем Илүзәнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, Арчаның үзәк район хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, ул түгел, "әйдәгез, понаблюдаем" дип алып кала. 14 сентябрьдә Илүзәне чыгардылар. Кулында белешмәдә яшәү урыны буенча педиатр консультациясенә барырга һәм ношпа даруын эчәргә язылган, ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган.
Аптырагач, әбисе белешмә биргән табибка шалтырата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. Айрат Василович "Алайса, кире алып килегез" дип әйтә. Арчага килгәч, әнием аларга УЗИ ясарга сорый (үзе сорый!) УЗИда сул як күкәйлектә киста барлыгы ачыклана! Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә гинеколог “бездә балалар гинекологы юк, Казанга барыгыз” дип юллама бирә. Кулына юллама тоткан әни һәм Илүзә коридорга чыга һәм Илүзә аңын югалтын идәнгә егыла! Ә нигә егыла? Чөнки кыз баланың кистасы шартлаган! Нәтиҗәдә сеңлемә лапаротомия ясадылар. Кызга 16 яшь кенә!
Бу постны таратуыгызны сорыйм! Гаепле кешеләр җавап тотарга тиеш! Без моның аша үттек, Ләкин башкалар да моңа эләкмәс дигән гарантия бармы?!” - дип язган Рамил Инстаграм сәхифәсендә.

“Сеңлемне хәзер палатага чыгарганнар. Сөйләшә, Аллага шөкер. Ләкин бер як күкәйлеген алганнар. Киләчәктә бала таба алачакмы-юкмы – иллегә илле”, - диде безгә Рамил Шәрәфиев.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

Каравыл. Мин бу ситуациягә башка исем таба алмадым. 12 сентябрь (Шимбә) сеңлем Илүзәнең бәрәңге алган җирдә эче авыртып, Арчаның Үзәк Район Хастаханәсенә алып китәләр. Андагы табиблар аппендицитка анализлар ясагач, ул түгел, "Әйдәгез, понаблюдаем" дип алып калалар. 14 сентябрь (Дүшәмбе) Илүзәне чыгардылар. Кулында выписка: "КОНСУЛЬТАЦИЯ ПЕДИАТРА ПО МЕСТУ ЖИТЕЛЬСТВА, И ТАБЛЕТКИ НОШПА", ләкин кыз баланың эче авыртудан туктамаган. Аңа хәтта УЗИ да ясаган кеше булмаган. Аптырагач, әбисе, выписка биргән табибына шалтрата һәм Илүзәнең эче бик каты авыртуын, бөгелеп кенә йөрүен әйтә. АЙРАТ ВАСИЛОВИЧ "Алайса, кире алып килегез" дип әйтә. Арчага килгәч, әнием аларга УЗИ ясарга сорый(үзе сорый!) УЗИда сул як күкәйлектә (левый яичник) киста барлыгы ачыклана!!! Шуннан аларны гинекологка җибәрәләр, ә кинеколог “БЕЗДӘ БАЛАЛАР ГИНЕКОЛОГЫ ЮК, КАЗАНГА БАРЫГЫЗ” дип направление бирә. Кулына направление тоткан әни һәм ИЛҮЗӘ коридорга чыга һәм ИЛҮЗӘ аңын югалтын идәнгә егыла!!! Ә нигә егыла? ЧӨНКИ кыз баланың кистасы шартлаган!!! Нәтиҗәдә сеңлемә Лапаротомия ясадылар (перекрут кисты яичника) КЫЗГА 16 яшь кенә! БУ ПОСТНЫ ТАРАТУЫГЫЗНЫ СОРЫЙМ! ГАЕПЛЕ КЕШЕЛӘР ҖАВАП ТОТАРГА ТИЕШ! Без моның аша үттек, ләкин башкалар да моңа эләкмәс дигән гарантия бармы?! МИНЗДРАВ БУ ХӘЛНЕ ЧИШҮЕН ТЕЛӘР ИДЕМ!!!! .... КАРАУЛ. ПО ДРУГОМУ Я НЕ СМОГ ОПИСАТЬ ЭТУ СИТУАЦИЮ. 12 сентября (сб) во время уборки картофеля, у моей племянницы (Илюза Ш.) заболел живот, и ее повезли в Арскую центральну районную больницу. Местные врачи сразу взяли анализ на аппендицит, но исключив этот диагноз, со словами “Давайте понаблюдаем”, оставили ее. 14 сентября (пн) ее выписали, а на выписке написали: “Консультация у педиатра по месту жительства, и таблетки НОШПА”, но живот у племянницы не перестал болеть. Ей даже УЗИ не сделали. В этот же день, обеспокоенная состоянием девочки, моя мама (бабушка Илюзы Ш.) позвонила врачу, который дал выписку. “ну везите тогда обратно” сказали по телефону. По приезду в больницу Мама настаивала сделать УЗИ! А УЗИ показало, что у ребенка КИСТА ЛЕВОГО ЯИЧНИКА!!! ?продолжение в карусели @minzdravrt @tatarstanproc @rusminnikhanov @intertat.tatar @gazeta_bo @azatliq

Публикация от Ведущий Рамиль Шарафиев (@ramil_sharafiev)

 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading