16+

Рататуй пешерәбез

Рататуй – Ницца шәһәрендә барлыкка килгән. Аны ярлы крестьян гаиләләре яшелчәләр өлгергән чорда пешергән. Тора-бара ул байлар өстәленә дә күчкән, аны ит белән пешерә башлаганнар. 

Рататуй пешерәбез

Рататуй – Ницца шәһәрендә барлыкка килгән. Аны ярлы крестьян гаиләләре яшелчәләр өлгергән чорда пешергән. Тора-бара ул байлар өстәленә дә күчкән, аны ит белән пешерә башлаганнар. 

Кирәк булачак:
Баклажан 1-2 шт
Ташкабак 1-2 шт 
Помидор 2 шт
Бәрәңге 2-3 шт
Тавык фаршы (алдан ук тозлап, суган белән бутап куйсагыз була)
Үсемлек мае

 Яшелчәләрнең диаметры бер тигез зурлыкта булса, аларны табага тезеп бары җайлырак була.
 
Баклажан, ташкабак, помидор, бәрәңгене түгәрәкләп турыйбыз, тәменчә тоз сибәбез. Яшелчәләрне ит белән чиратлаштырып табага тезәбез. Без ташкабак → тавык фаршы → помидор → баклажан → бәрәңгене чиратлаштырып тездек. Рататуй якынча 30-40 минут пешә. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading