16+

Разил Вәлиев: Конституциягә үзгәрешләр кертү мәдәниятне сакларга ярдәм итәчәк

Россия Конституциясенә төзәтмәләр татар халкының мәдәниятен саклап калырга ярдәм итәчәк һәм аны үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә әнә шулай дип белдергән.

«Хәзерге законнар милли мәдәниятне үстерү мөмкинлеге бирми, киресенчә, телләрне, милли мәктәпләрне укыту күләме кими. Мин бу төзәтмәләрнең киләчәктә шуны үзгәртәчәк законнар нигезендә тулы күләмдә гамәлгә ашырылуын теләр идем», - дигә шагыйрь. Аның фикеренчә төзәтмәләр тулаем мәдәният үсеше өчен яңа мөмкинлекләр тудырачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading