16+

Реконструкциядән соң ике теплоход Казан-Бөек Болгар маршрутына чыгачак

Быел реконструкциядән соң ике теплоход Казан-Бөек Болгар маршрутына чыгачак. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты утырышында Татарстанның Туризм дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов белдерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Аның сүзләренчә, хәзер республикада кече елга флоты паркында 17 берәмлек теплоход кына бар, аларның «яше» - уртача 40 ел. 2016 елда «Метеор» тибындагы тизйөрешле ике теплоход яңартылып эшләнгән. «Ел саен елга техникасын файдалану һәм пассажирларны йөртү чыгымнары арта. Мисал өчен, соңгы өч елда дизель ягулыгы 70 процент диярлек артты, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов. - Бу өлкәгә ярдәм итү өчен, пассажирлар флотын яңарту буенча федераль программа эшләү зарур».

Туризм дәүләт комитеты рәисе сүзләренчә, 2016 елда Татарстанда туристлар агымы 2,9 млн кеше тәшкил иткән. Туризм өлкәсендә хезмәтләр күләме 19,5 млрд сум булган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading