16+

Республика көненә бәйге

"Президент белән бергә" хәрәкәте яңа конкурс башлап җибәргән.

"Президент белән бергә" хәрәкәте яңа конкурс башлап җибәргән.

"Чайка" лагерында ял итүче балалар республика көненә открыткалар ясауда ярыша. Ял итүче 150 бала үзләре открытканың дизайнын уйлый, ябыштыра, кисә, аннары эшләрдән күргәзмә оештыра. Бәйгенең төп шарты - открыткада "Безнең республика! Без булдырабыз! Без бергә! дигән сүзләр язылган булырга тиеш. "Чайка" лагерының оештыручы педагогы Ксения Рыбаченко әйтүенчә, мондый иҗади бәйгеләр балаларда патриотлык хисләрен арттыра. Бәйгегә башка лагерьларда ял итүче балалар да кушылган. Һәр сәламәтләндерү лагерыннан иң яхшы биш эш сайлап алыначак. Конкурста катнашучыларга эшләренең фотоларын dobro.rt@tatar.ru электрон адресына юлларга, яки «Президент белән бергә" хәрәкәтенең сайтына җибәрергә кирәк. Бәйге 20 августка кадәр дәвам итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading