16+

Республика портретын төзүдә һәркем катнаша ала

«Татарстан командасы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Җиңүчеләр командасы» дигән яңа фото конкурс старт алды. Ул республика матурлыгын, Татарстан халкы арасында ватанпәрвәрлек рухын арттыру максатында оештырыла.

«Татарстан командасы» иҗтимагый оешмасы тарафыннан «Җиңүчеләр командасы» дигән яңа фото конкурс старт алды. Ул республика матурлыгын, Татарстан халкы арасында ватанпәрвәрлек рухын арттыру максатында оештырыла.

- «Җиңүчеләр командасы», «Без бергә», «Минем гаиләм», «Татарстан минем горурлыгым», «Позитив селфи», «Балалар тәбрикләмәсе» кебек номинацияләр буенча ­фотоларга бәя бирәчәкбез. Биредә төрле жанрдагы, төрле тематикадагы фотосурәтләр төшерергә ярый. Мәсәлән, шул ук «Җиңүчеләр командасы» номинациясендә республиканың җиңүләре белән бер ­рәттән, үз казанышларыңның фотоларын да куя аласың. Һәркемнең шәхси җиңүе ул Татарстанның да җиңүе бит. Иң яхшы ­фотоларны халык та, жюри әгъзалары да бәяләя­чәк, - диде Татарстан бүлегенең ­«Молодая гвардия» җитәкчесе Динар Бариев.

Катнашкан барлык фотосурәтләрне бергә туплап, Татарстанның бердәм портретын булдырачаклар. Республика портретын син дә төзи аласың. Моның өчен фотосурәтне 15 августка кадәр fototatarstan.ru сайтына урнаштырырга һәм социаль челтәрләрдә #командататарстана, #командапобедителей дигән хэштег белән куярга кирәк. Иң яхшы эшләр күчмә күргәзмә буларак оешачак һәм кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.

Исегезгә төшерәбез, «Татарстан командасы» иҗтимагый оешмасы өч атна элек «Президент белән бергә» хәрәкәте тарафыннан башланып китте. Әлеге оешма кысаларында спорт ярышлары, конкурслар, флешмоблар оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading