16+

Республикада нарат һәм каен утырталар

Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды.

Татарстанда "Урман утырту көне" табигатьне саклау акциясенең көзге этабы башланды.

31 октябрьгә кадәр республиканың бөтен районнарында 350 га мәйданга чыршы, нарат, каен, карагай һәм башка агачлар, куаклар утырту планлаштырыла. Татарстан Урман хуҗалыгы 1,7 млн данә үсенте әзерләгән, дип хәбәр итә «Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы.

Бүген Биектау һәм Лаеш районнарында, шулай ук Казанда урман утырталар.
Ел башыннан Татарстан өч млн агачка баетылачак. Бер кешегә бары тик 0,36 гектар урман туры килгән аз урманлы төбәк өчен бу бик мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading