16+

Рифат Фәттахов 9 млн.сум акча откан?!

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөенечле яңалык җиткерде.

Рифат Фәттахов 9 млн.сум акча откан?!

Р.Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов сөенечле яңалык җиткерде.

“Шәрык базары. Россия-Казан. (Казанда Шәрык базары)” Беренче Халыкара төрки эстрада фестивале проекты Мәдәни инициативаларның Президент фонды оештырган конкурста 9 841 394 сум акча откан. Бу хакта Рифат Фәттахов җиткерде.

Хәтерләсәгез, узган ел декабрь аенда Казан Ратушасы бинасында "Казанда Шәрык базары" Беренче Халыкара төрки эстрада фестиваленең ачылу тантанасы узган иде. Фестивальнең максаты - Россия халыклары арасында дуслыкны ныгытуга, милләтара хезмәттәшлекне үстерүгә, Россиянең халыкара абруен күтәрүгә ярдәм итү. "Казанда Шәрык базары" Халыкара төрки эстрада фестиваленең гала-концерты 2022 елның җәендә узар дип көтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading