16+

Рифат Фәттахов кемне судка бирергә әзерләнә?

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, җыр өлкәсендә күп проектлар авторы Рифат Фәттахов үзенә яла ягучыларга җавап әзерли һәм ни өчен әлегә дәшмәвен аңлата.

Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе, җыр өлкәсендә күп проектлар авторы Рифат Фәттахов үзенә яла ягучыларга җавап әзерли һәм ни өчен әлегә дәшмәвен аңлата.

“Соңгы вакытта татар телле кайбер соры матбугатта, социаль челтәрләрдә Ваһапов фонды, Рифат Фәттахов исеме тирәсендә шактый имеш- мимеш йөри. Хәтта яла ягуга, гайбәт таратуга кадәр барып җитәләр. Бу " Яңа татар җыры" конкурсы белән дә бәйле, башка проектларыбызга да кагыла.

Ә без нигә дәшмибез?! Җавап итеп әйтер сүзебез юкмы? Киресенчә! Безгә карата яла ягу, пычрак ату, гайбәт таратуның һәр очрагы буенча безнең юристларыбыз дәлилле җавап, аңлатма, ә кирәк икән — турыдан- туры суд органнарына мөрәҗәгать әзерли бу көннәрдә.

Әлегә башкасын әйтә алмыйм. Исән- имин булыгыз! Гайбәтләргә ышанмагыз! Провакацияләргә бирешмәгез!?”, - дип язган Рифат Фәттахов социаль челтәрдә. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading