16+

Ринат Хайров: "Социаль объектлар беренче чиратта, халык иминлеге өчен төзелә"

Мөслим районына эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ринат Хайров берничә социаль объектта булдыла,төзекләндерелгән үзәк район хастаханәсен карадылар.

Мөслим районына эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ринат Хайров берничә социаль объектта булдыла,төзекләндерелгән үзәк район хастаханәсен карадылар.

"Стратегия - 2030" программасының төп максаты - республикада яшәүче барлык халыкның яшәү сыйфатын арттыру. Татарстанда территорияләрне үстерүне максат итеп куйган берничә социаль программа эшли. Беренчел медицина ярдәме күрсәтүне үстерү - мөһим программаларның берсе. Аның кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары, табиб абмулаторияләре ачыла, участок хастаханәләре төзелешенә бюджеттан ел саен 330 мең сум акча бүленеп бирелә. Соңгы биш ел эчендә 360лап фельдшер-акушерлык пункты эксклюзив Татарстан модуле технологиясе буенча салынган, 1,5 мең фельдшерлык пунктына, 100 абмулатория, 18 хастаханәгә капиталь төзекләндерү ясалган.

Рөстәм Миңнеханов белән Ринат Хайров Мөслимдә "Кырлай" паркы ачылышында да катнашты. Районда әлеге иң зур паркны музыка сәнгатенә багышлаганнар. Объект берничә зонага бүленгән. Монда балалар белән ял итү, актив күңел ачу урыннары да бар. Мини-футбол, баскетбол, волейбол уйнар өчен махсус уңайлы өч спорт мәйданчыгы булдырылган. Төрле чаралар уздыру өчен сәхнә дә куелган. Анда киләчәктә музыка, сәнгать мәктәбе укучылары чыгышлары булыр дип ниятләнә. Паркны яшелләндерүгә дә зур игътибар бирелгән. Биредә мең ярымнан артык үсенте утыртылган. Интернетка керүчеләр дә барлык шартлар да тудырылган, паркта бушлай Wi-Fi эшли.

- Райондагы үзгәрешләрне һәркем сизгәндер дип уйлыйм. Яңа парк, төзекләндерүдән соң ачылган хастаханә, матур яр буе - бу районда гамәлгә ашырылган проектларның соңгысы түгел. Социаль объектлар, парклар барысы да беренче чиратта халык иминлеге өчен төзелә. Алга таба да дәүләт программалары эшләвен дәвам итәчәк. Яңа объектлар төзеләчәк. Мөслим районында тырыш халык яши, аларга чын күңелдән сәламәтлек телим, - диде чыгышында Дәүләт Думасы депутаты, "Бердәм Россия" фракциясе әгъзасы Ринат хайров.

Ахырдан җитәкчеләр Ык буйларын карап уздылар. Яр буйлары Су саклау зоналары елы уңаеннан төзекләндерелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading