16+

Ришвәт алганда тотылган район башкарма комитеты җитәкчесе эшеннән азат ителгән

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ришвәт алуда тотылган Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконниковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы хакында белдерде.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов ришвәт алуда тотылган Чистай башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконниковның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылуы хакында белдерде.

“Александр Заиконниковтан Чистай шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан алуларын сорап гариза керде”, - дигән Иванов.

Парламентарийлар моны бертавыштан хуплаган. Бушаган вазифага конкурс игълан ителгән.
Моннан бер ай элек, 11 гыйнварда, район хакимиятендә узган коррупциягә каршы комиссия утырышында Заиконниковны «ышанычны югалтуга» бәйле рәвештә вазифасыннан азат итәргә тәкъдим иткән булганнар.

Тикшерүчеләр фаразлавынча, 2017-2018 елларда Заиконников «Тесла» компаниясе белән Чистай шәһәрен төзекләндерү һәм урамнарны җыештыру эшләрен башкару буенча килешүләр төзегән. Башкарылган эшләр турындагы актларны имзалау өчен, компания җитәкчелеге Заиконниковка 880 мең сум акча биргән. Казанның Яңа Савин районы суды ришвәт алуда гаепләнүчене 7 мартка кадәр өй арестына озатты.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading