16+

Ришвәткә каршы Буратино көрәшә

Зур түрәләр, полиция хезмәткәрләре ришвәт дигән чирне тамырыннан йолкып ташлый алмагач, бу җаваплы эшне әкият геройларына тапшырганнар.

Зур түрәләр, полиция хезмәткәрләре ришвәт дигән чирне тамырыннан йолкып ташлый алмагач, бу җаваплы эшне әкият геройларына тапшырганнар.

Ышанмасагыз, Казан шәһәренең 24 нче мәктәбенә барып карагыз. Кичә биредә "Буратино маҗаралары" әкияте геройлары балаларга ришвәтчелеккә каршы чара оештырды.
Бер караганда мәктәп яшендәге бала ришвәт дигән төшенчә белән таныш та түгел әле. Ләкин "Татарстан Республикасының иҗади яшьләр академиясе" төбәк иҗтимагый оешмасы намуслы кешене кечкенәдән трәрбияли башларга кирәк дип саный.

"Бирмәскә дә, алмаска да!" дигән программа нигезендә без балалар белән генә түгел, ә төрле катлам кешеләре катнашында чаралар оештырабыз. Узган ел югары уку йортлары, балалар җәйге лагерьларында кызыклы квестлар үткәрдек. Балалар белән эшләгәндә "ришвәт" сүзен бөтенләй кулланмыйбыз. Аларны беренче чиратта гадел, намуслы, кешелекле булырга өндибез, - диде "Бирмәскә дә, алмаска да!" программасы җитәкчесе Алла Абросимова.
Бу юлы ришвәткә каршы көрәш квест форматында булды. Балалар Буратино, Алисә-төлке, Мальвина, Карабас-Барабас, Артемон кебек геройлар белән әкият иленә сәяхәт кылып, төрле сорауларга җавап эзләде.

2014 елдан мондый 130 квест оештырылды, аларда тугыз меңгә якын бала катнашты. Шушы балаларның бер өлешендә генә булса да, ришвәткә тискәре караш тәрбияләнсә, безнең эш юкка түгел, ди оештыручылар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading