16+

Росавтодор башлыгы Татарстан юл сервисының күп функцияле объектын бәяләде

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт Казан - Новосибирск маршруты буенча федераль юл буйлап эш сәфәре вакытында күп функцияле «Ирбис» юл сервисы объектын карады, дип яза «Татар-информ».

Росавтодор башлыгы Татарстан юл сервисының күп функцияле объектын бәяләде

Федераль юл агентлыгы җитәкчесе Роман Старовойт Казан - Новосибирск маршруты буенча федераль юл буйлап эш сәфәре вакытында күп функцияле «Ирбис» юл сервисы объектын карады, дип яза «Татар-информ».


Комплекс М7 «Волга» автомобиль юлының 843нче чакрымында урнашкан. Ул үз эченә авыр һәм җиңел йөк машиналарын, реанимобиль һәм медицина катастрофа хезмәтенең вертолетларын кую урынын да ала. «Транзитсити» (Irbis) компанияләр группасы финанс директоры Роман Фатыйхов сүзләренчә, федераль трасса буйлап хәрәкәт иткән машиналарның йөртүчеләренә медицина ярдәме кирәк булуы ихтимал.
- Аларның шәһәргә кадәр барып җитәргә мөмкинлеге булмый. Ашыгыч ярдәм кирәк булганда исә вертолетка төшеп утыру өчен парковка да бар, - диде ул журналистларга.

Объект территориясендә ягулык салу станциясе, бәдрәф, душ, кер юу биналары, кафе, медицина кабинеты да эшли.

- Бер урында әллә ничә төрле хезмәт күрсәтелә. Киләчәктә кунакханә төзү уе да бар. Шиномонтаж өчен яңа бина төзү дә каралган. Проект юл сервисы объектларын үстерү концепциясе кысаларында гамәлгә ашырыла, - ди Фатыйхов.

Мондый объектлар Россиянең алты төбәгендә бар. Иң беренчеләре Татарстанда барлыкка килгән, аннары Чувашиядә, Түбән Новгородта, Владимир, Пенза өлкәләрендә, Мари Эл республикасында. Якын киләчәктә Чаллыда ачылачак. Рес­публика буенча аларның саны - 17, ә Россия буйлап - 38.

Роман Старовойт машина кую урынын, ашыгыч ярдәм кареталарын карады, вертолетның техник характеристикасы белән кызыксынды, «Ирбис» юл сервисы объектын югары бәяләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading