16+

Роспотребнадзор: Коронавирусның «Британия» штаммы 12 кешедә ачыкланган

COVID-19ның башка штаммнары әлегә республикада ачыкланмаган.

COVID-19ның башка штаммнары әлегә республикада ачыкланмаган.

Татарстанда Британия штаммы булган авыруның 12 очрагы теркәлгән. Бу пациентларның авыру тарихларыннан күренгәнчә, алар чит илгә сәфәр кылмаган, шуңа күрә бу штамм, мөгаен, республика халкы арасында йөридер, дип фаразлана. Бу хакта бүген Казанда узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Бүгенге көндә Татарстанда коронавирусның "Британия" дип аталган штаммының 12 очрагы теркәлгән, - дип билгеләде Авдонина. - Әлеге чир белән авыручыларның берсе дә чит илгә чыкмаган. Бу аларның республикада йогышланулары турында сөйли. Димәк, бу чир халык арасында йөри".
Хәзерге вакытта 12 авыру терелгән инде. Авдонина аныклаганча, "Британия" штаммын ачыклау өчен чит илдән кайткан яки авыру авыр агымда үтүче затларны тикшерәләр. Барлык материаллар Саратовның "Микроб" институтына җибәрелә.

Белгеч сүзләренчә, пациентның "Британия" штаммасы белән авыруын ачыклаган очракта, аның белән аралашкан кешеләр дә тикшерелә.
"Британия" штаммы белән авыручы бер кешегә 22 контактлы туры килә дип исәпләнә. Һәм без, тиешле тикшеренүләр үткәреп, бу даирәне киңәйтәбез. Бездә "Британия" штаммлы бер авыруга 39 контактлы туры килә, - дип хәбәр итте Авдонина.- Контактлы кешеләр арасында бездә авырулар юк».
Авдонина ачыклаганча, COVID-19 башка штаммнары, шул исәптән, Көньяк Африка штаммнары республикада ачыкланмаган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading