16+

Россия Герое Рәсим Баксиков өйләнә. Сөйгәне Татарстанның бер түрәсе

Россия Герое һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Амур өлкәсендәге эш сәфәре вакытында республика яшьләр министры урынбасары Айгөл Сабировага тәкъдим ясаган.

Россия Герое һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рәсим Баксиков Амур өлкәсендәге эш сәфәре вакытында республика яшьләр министры урынбасары Айгөл Сабировага тәкъдим ясаган.

Благовещенск мэры Олег Имамеев белән очрашуда ул монда тәкъдим ясар өчен килдем, дип белдергән. Аның янында бу вакытта кәләше дә булган. Социаль челтәрләрдә видеосы да таралган. 

Рәсим Баксиков Казахстанда туган, 90 нчы елларда әнисе белән Татарстанга – Алексеевск районының Биләр авылына күченгән. 2006 елда Казан югары танк команда училищесына укырга керә. 2022 елда махсус хәрби операцичязонасына китә. 2023 елның җәендә Запорожск өлкәсендә Т-72Б3 «Алеша» танкы ялгызы гына ВСУ бронетехникасы колоннасына каршы чыгып, аларны җиңгән. Танк командиры Рәсим Баксиков булган. Соңрак Россия Президенты Владимир Путин аны Россия Герое йолдызы белән шәхсән бүләкләде.

2024 елның сентябреннән Татарстан Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading