16+

Россия Социаль фонды пенсияләр исәпләү буенча үзгәрешләр турында хәбәр итә

Россиянең Социаль фонды хәбәр иткәнчә, картлык буенча пенсияләр исәпләү процедурасы шактый үзгәрешләр кичергән.

Россиянең Социаль фонды хәбәр иткәнчә, картлык буенча пенсияләр исәпләү процедурасы шактый үзгәрешләр кичергән.

Хәзер түләүләрнең күпчелеге гариза бирүче "Дәүләт хезмәтләре" порталы аша тиешле мөрәҗәгать җибәргәннән соң автомат режимда рәсмиләштереләчәк.

«Российская газета» хәбәр итүенчә, элегрәк социаль фонд хезмәткәрләре пенсия яшендәге һәр гражданның мәгълүматларын кулдан тикшергән. Әгәр кешенең шәхси счетында иминият стажы турында тулы мәгълүмат булса, кешегә түләүләр алу өчен документлар тапшыру мөмкинлеге турында хәбәр җибәрелә. Гариза бирүчегә берничә контроль сорауга җавап бирергә кирәк булган. Гадәттә, пенсия билгеләнүе турында, гариза биргәннән соң, өч сәгать эчендә хәбәр ителгән.

Моннан тыш, Россиядә ир – атлар пенсия тупланмалары күләме һәм пенсияләрне исәпләү тәртибе турында 45 яшьтән, ә хатын-кызлар 40 яшьтән хәбәр ала башлый дигән регламент билгеләнгән. Мондый хәбәрләр пенсионерларга өч елга бер тапкыр, күрсәтелгән яшьтән башлап җибәрелә. Хәзер, пенсия билгеләүнең яңа автоматлаштырылган тәртибе кертелгәч, гражданнарга тиешле түләүләрне алу өчен шундый озак бюрократик процедуралар аша үтәргә туры килмәячәк.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading