16+

Россиядә чит телдә язулар тыелачак

Дәүләт Думасына элмә такталар һәм язулар, шул исәптән товар һәм акцияләр турында мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш диелгән закон проекты кертелгән.

Дәүләт Думасына элмә такталар һәм язулар, шул исәптән товар һәм акцияләр турында мәгълүмат рус телендә язылырга тиеш диелгән закон проекты кертелгән.

Торак комплекслар, бистәләр һәм микрорайоннар исемнәрен рус телендә билгеләргә тәкъдим ителә. Таләпләр фирма исемнәренә һәм товар билгеләренә кагылмаячак.

Дәүләт Думасы депутатлары Елена Ямпольская, Максим Топилин, Сергей Пахомов, Александр Хинштейн һәм башкалар проект инициаторлары буларак чыгыш ясый. Проект авторлары билгеләп үткәнчә, элмә такталарда һәм витриналарда coffee, fresh, sale, shop, open кебек язулар кулланылмаска тиеш. 

Исегезгә төшерәбез, киләсе уку елыннан мәктәп укучылары чит телләр буенча Бөтенроссия тикшерү эшләрен (ВПР) язмаячак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading