16+

Россиядә җенси көчләүдән зыян күргән балаларга адвокат бирергә тәкъдим ителде

Омбудсмен Волынец: балаларга карата җенси көчләү эшләрендә адвокат булуы мәҗбүри.

Омбудсмен Волынец: балаларга карата җенси көчләү эшләрендә адвокат булуы мәҗбүри.

Балигъ булмаганның җенси кагылгысызлыгына каршы җинаять кылынган очракта, процесста адвокат катнашырга тиеш. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец Дәүләт Думасының гаиләне яклау, ата-аналар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна Буцкаяга тиешле инициатива белән хат җибәргән.

Волынец сүзләренчә, мондый җинаятьләр җәмгыятьтә җитди борчылу тудыра. Шул ук вакытта балага һөҗүм итү еш кына әнисе, үги әтисе яки опекуны рөхсәте белән башкарыла. Балалар, артык яшь булулары аркасында, вазгыятьне дөрес бәяли алмый, ә законлы вәкилләре төрле шартлар аркасында җинаять турында яшерәләр.

Хәзерге вакытта  Россия җинаять-процессуаль кодексында 16 яшькә кадәрге балигъ булмаган зыян күрүчегә адвокатны аның законлы вәкиле үтенече буенча гына җәлеп итүне күздә тотыла. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил РФ ҖПК 45 маддәсенең 2.1 өлешенә үзгәрешләр кертергә тәкъдим итте. Әйтик, җинаять турында хәбәр теркәлгәннән алып адвокатның әлеге коточкыч җинаять эшен тикшерүдә катнашуы мәҗбүри булырга тиеш, әгәр суд, тикшерүче баланың законлы вәкиленең гамәлләрен зыян күрүченең мәнфәгатьләренә каршы килә дип таныса, аны тикшерү эшендә катнашудан читләштерелә ала
Волынец хатыннан күренгәнчә, адвокатларның хезмәт хакы чыгымнарын федераль бюджет акчалары хисабына компенсацияләү һәм хөкем ителгәннәрдән алга таба түләтү планлаштырыла.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading