16+

Россиялеләргә дачада нинди чәчәк үстерергә ярамаганлыгын әйттеләр

Аны үстергән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Аны үстергән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Өч төсле ипомея (халык телендә ул вьюнок дип тә атала) үстергән өчен бакчачыларга җинаять җаваплылыгы яный, дип сөйләгән "Российская газета"га Дәүләт думасы депутаты Никита Чаплин.
"Хәзер җир кишәрлегендә өч төсле ипомеяны үстерергә ярамый, бакчачы әбиләр, гадәттә, аны койма буена утыртырга ярата", - дигән ул.
Бактың исә, ипомея  орлыгында галлюциноген, наркотик матдәләр бар икән. Шуңа күрә кишәрлектә бу үсемлек 10нан артса, 5 мең сум штраф салынырга яки 15 тәүлеккә кадәр утыртырга мөмкиннәр. 100дән артып киткән очракта, бу җинаять буларак квалификацияләнәчәк. Җинаять җаваплылыгы өч грамм орлык саклаган өчен дә яный, җәза ике елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителүгә кадәр булырга мөмкин, дип ассызыклаган депутат.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

1

1

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Әстагым...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Вьюн чэчгеме соң ул

      • аватар Без имени

        0

        0

        Кашкарыйдан кайчан наркотик ясый башларлар микэн...

        Мөһим

        loading