16+

Россия Президентын сайлаулар ачык һәм үтәкүренмәле булачак

Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку семинарлары сериясе дәвам итә.

Татарстанда территориаль һәм участок сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комииссиясе тарафыннан оештырылган уку семинарлары сериясе дәвам итә.

  Аерым игътибар мобиль сайлаучылар – ялда, командировкада яки теркәлгән урыны буенча яшәмәүче Россия гражданнарын белән эшләүгә юнәлтеләчәк. Сайлаучы үзенә уңайлы участокта тавыш бирә алсын өчен, аңа  дәүләт хезмәтләре сайтында онлайн-гариза тутырырга кирәк, гаризаны күпфункцияле үзәктә яки территориаль сайлау комиссияләрендә 31 гыйнвардан 12 мартка кадәр, ә 25 февральдән башлап теләсә кайсы участок сайлау комиссияләрендә тутырырга мөмкин.

Моннан тыш, укытуның төп темасы участок сайлау комиссиясе әгъзаларының сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы белән эшләү булачак.
Һәр сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексы бюллетеньнәрне кертү өчен сканирлы җайланма белән җиһазландырылган, һәм ул бер бюллетеньне бер мәртәбә генә кабул итә. Сканирлаучы җайланма бюллетеньнең кайсы участок комиссиясенә караганын билгеләргә мөмкинлек бирә, әгәр дә бюллетень икенче участокныкы икән, ул тавыш бирүләрне санаганда исәпкә алынмый. Тавыш бирү нәтиҗәләрен махсус электрон рәвештә үзгәртеп булмый, чөнки әлеге комплекс интернет челтәренә ялганмаган.

Укыту үз эченә шикаятьләрне, гаризаларны карау, сайлаучылар исемлеге, беркетмәләр белән эшләүне дә ала. Семинар коммиссия әгъзаларының тавыш бирү көнне булачак эшчәнлеген ныгытуга юнәлдерелгән эшлекле уен белән төгәлләнә.

“Сайлау бюллетеньнәрен эшкәртү комплексын урнаштыру, урыннарда яңа форматта тавыш бирүне кертү сайлауларны сайлаучылар өчен уңайлы шартларда, тагын да ачыграк һәм үтәкүренмәлерәк башкарырга мөмкинлек бирә”, – ди Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов.

Исегезгә төшерәбез, Россия Федерациясе Президентын сайлаулар 2018 елның 18 мартында узачак.

Сайлау комиссияләре әгъзаларын укыту Казанда 1-2 мартта Милли-мәдәни үзәктә (Пушкин ур., 86) үтәчәк. 1 мартта уку сәгать 10.00дә һәм 13.00дә (Авиатөзелеш, Яңа Савин, Вахитов һәм Идел буе районнары өчен) була. 2 мартта сәгать 10.00дә һәм 13.00дә Киров, Мәскәү һәм Совет районнары өчен.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading