16+

Россиядә 21 февральдән антитәнчекләргә карап QR-код бирә башлаячаклар

Россиядә 21 февральдән антитәнчекләр буенча QR-код алып булачак. Әлеге хәбәр хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган.

Россиядә 21 февральдән антитәнчекләр буенча QR-код алып булачак. Әлеге хәбәр хокукый мәгълүматының рәсми порталында бастырылган.

Документтан күренгәнчә, антитәнчекләр барлыгы турында анализ буенча QR-код белән сертификат алу мөмкин. Үзгәрешләр 21 февральдән үз көченә керә.
Антитәнчекләр барлыгы турында анализ нигезендә QR-кодлар бирү турында Россия вице-премьеры Татьяна Голикова декабрьдә белдергән иде. Аның сүзләренә караганда, әлеге процедура гыйнвардан башланырга тиеш иде. Соңрак аны февральгә кадәр кичектерделәр.

Голикова сүзләренчә, антитәнчекләр барлыгы турында анализлар буенча бирелгән QR-кодлар ярты ел гамәлдә булачак. Шул ук вакытта элек COVID-19га уңай ПЦР-тест тапшырган, әмма табиб тарафыннан диагноз расланмаган кешеләр өчен, антитәнчекләр буенча бирелгән QR-кодның гамәлдә булу вакытын бер елга кадәр озайтачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading