16+

Россиядә хатын-кызларны сөннәтләү идеясен тәнкыйтьләп чыктылар

Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсе халыкара медицина җәмгыяте белән бердәм фикердә тора һәм хатын-кызларны сөннәтләүгә каршы чыга, - дигән "Интерфакс" агентлыгына министрлык вәкиле Олег Салагай.

Россиянең сәламәтлек саклау өлкәсе халыкара медицина җәмгыяте белән бердәм фикердә тора һәм хатын-кызларны сөннәтләүгә каршы чыга, - дигән "Интерфакс" агентлыгына министрлык вәкиле Олег Салагай.

"Хәзерге вакытта халыкара медицина җәмгыяте хатын-кызларны сөннәтләүне аларның саулыгына зыян салучы гамәл дип бәяли, моның бер файдалы ягы да юк", - диелә хәбәрдә.

Салагай билгеләп үткәнчә, "2008нче елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе әлеге практиканы тулысында юк итү турында резолюция кабул иткән. 2012 елда шундый ук резолюция ООН Генераль ассамблеясе тарафыннан да кабул ителгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә Төньяк Кавказ мөселманнарының координацион үзәк рәисе, Төньяк Кавказ мөфтие Исмәгыйль Бердыев "Интерфакс" агентлыгы хәбәрчесенә интервьюсында барлык хатын-кызларны сөннәтләргә кирәк дигән булса да, соңрак бу өндәвеннән баш тарткан иде. "Мин хатын-кызларны сөннәтләргә өндәмим. Исламда бу хакта сүз юк. Мин бары тик җенси азгынлык проблемасы белән нәрсә дә булса эшләргә кирәклеген генә әйтәм", - дигән иде ул.

"Хокукый инициатива" хокук яклау фонды сайтында урын алган докладта мондый операцияләрнең хатын-кыз һәм кызларның хокукларын бозу саналуы турында билгеләп үтелә. Бу хәтта дискриминация һәм көч куллануның соңгы чарасы диелә. Генераль прокуратура хатын-кызларны сөннәтләү буенча мөрәҗәгатьләрне тикшерү белән шөгыльләнергә ниятли.

Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дә үз фикерен җиткерде. "Бездә андый йола юк, безгә бу проблеманың бөтенләй кагылышы юк. Хатын-кызларны сөннәтләүнең Исламга бернинди мөнәсәбәте юк. Хәтта читләтеп, ишарәләп тә әйтелми бу хакта. Мондый йола Көньяк Африкада яшәүче һәм тагын кайбер башка халыкларда бар, әмма ул ислам белән бәйле түгел. Моның бернинди файдасы юк. Әгәр ул кирәк булса, ул исламда кушылыр иде", - дип белдергән "Татар-информ"га Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм Батров.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading