16+

Россиядә маска кию режимын гамәлдән чыгару кибетләрдән башланачак

Депутат Леонов шуннан соң мондый ук чараларны транспорт өчен кабул итәчәкләр, дип өстәде.

Депутат Леонов шуннан соң мондый ук чараларны транспорт өчен кабул итәчәкләр, дип өстәде.

Россиядә битлекләрне гамәлдән чыгару сәүдә үзәкләреннән һәм кибетләрдән башланачак. Дәүләт Думасы депутаты, сәламәтлек саклау комитеты рәисе урынбасары, медицина фәннәре кандидаты, табиб-иммунолог Сергей Леонов шундый белдерү ясады.

Яңалыклар федераль агентлыгы мәгълүматлары буенча, россиялеләр инде коронавируска алай ук җитди карамый. Ләкин бу маска киюнең хәзер бөтенләй үк кирәк түгеллеген гамәлдән чыгармый. Леонов билгеләп үткәнчә, коронавирусның авыр агымы очраклары кими, әмма бу авыру юкка чыккан дигән сүз түгел.
Иммунолог фикеренчә, иң баштан ук маска кию буенча чикләүләрне сәүдә комплексларында һәм кибетләрдә гамәлдән чыгарачаклар. Соңыннан транспорт өчен дә шундый ук чаралар күреләчәк. Соңгы чиратта хастаханәләрдә маска кию кирәк булмаячак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading