16+

Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсенең өстәмә эше бар

Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсенең өстәмә эше бар, бу 19 процент дигән сүз, Татарстанда әлеге күрсәткеч 7 процентны тәшкил итә. 

Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсенең өстәмә эше бар, бу 19 процент дигән сүз, Татарстанда әлеге күрсәткеч 7 процентны тәшкил итә. 

hh.ru платформасы үткәргән сораштыру нәтиҗәләре шуны раслый, дип яза “Татар-информ”. «18 процентының зур булмаган бизнесы бар, шуның кадәресе үк – машина йөртүче, тагын 10 проценты – сатучы, 13 проценты – төзүче, 8әр проценты – курьер, инженер, хисапчы һәм промоутер булып өстәмә акча эшли», – диелә хәбәрдә.

Сораштыруда катнашкан татарстанлыларның күпчелеге (76 процент) өстәмә рәвештә акча эшли яки керемен арттыру өчен тагын бер эш эзләү нияте бар. 22 проценты өчен өстәмә эшнең төп максаты – кредит яки бурыч түләү.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading