16+

Россиялеләр фигуралы шуу буенча дөнья чемпионатында икенче урын яулады

Россия спортчылары Япониядә уза торган фигуралы шуу буенча командалы дөнья чемпионатында икенче урын яулады. Беренче урында - Япония, өченчедә - Америка Кушма Штатлары командасы.

Россия спортчылары Япониядә уза торган фигуралы шуу буенча командалы дөнья чемпионатында икенче урын яулады. Беренче урында - Япония, өченчедә - Америка Кушма Штатлары командасы.

Россия командасы составында парлы төрдә Владимир Морозов белән чыгыш ясаучы Казан кызы Евгения Тарасова да бар иде. Алар командага 20 очко китерде. Иң яхшы күрсәткечкә Евгения Медведева иреште (24 очко). Парлы бию төрендә Екатерина Боброва-Дмитрий Соловьёв та 20 очко җыйды. Аннан кала - Елена Радионова (19 очко), Михаил Колодя (17 очко) һәм Максим Ковтун (5 очко) бара.

Чемпионат нәтиҗәләре буенча Россия спортчылары 105 очко җыйды. Алтын медаль яулаган Япония командасы исәбендә - 109 очко бар. "Бронза" ияләре Россия командасыннан 8 очкога калышты.

Мондый турнир 2009 елдан бирле Токиода уздырыла. Моңа кадәр өч тапкыр чемпион исемен АКШ (2009, 2013, 2015) һәм бер мәртәбә Японии (2012) командалары яулаган иде.

"Татар информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading