16+

Россияне Казан аша өйрәнәләр

14-20 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары була. Әлеге уеннарда дөньяның төрле илләрендә яшәүче рус телле диаспоралардан килгән балалар катнаша. Уен барышында шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол, баскетбол, волейбол һәм йөзү буенча ярышлар булачак.

14-20 май көннәрендә Казанда III Бөтендөнья яшь ватандашлар уеннары була. Әлеге уеннарда дөньяның төрле илләрендә яшәүче рус телле диаспоралардан килгән балалар катнаша. Уен барышында шахмат, өстәл теннисы, мини-футбол, баскетбол, волейбол һәм йөзү буенча ярышлар булачак.


Яшь ватандашлар беренче тапкыр 2015 елның апрелендә Сочида җыелган иде. Анда дөньяның 33 иленнән 15 яшькә кадәрге балалар катнашты. Икенче уен да анда үтте. Хәзер исә уенны оештыручы «Бердәм Россия» партиясе аны Россиянең спорт башкаласы булган Казанга күчермәкче. Безгә дөньяның 46 иленнән 600гә якын бала киләчәк.

Уен үткәрү урыны буларак Казан очраклы сайланмады. Оештыручылар Татарстан башкаласы аша Россиянең уңышларын, бөеклеген күрсәтергә тели.
- Максатыбыз - уеннарны профессиональ дәрәҗәдә үткәрү. Шуңа да без бүген Россиянең төп спорт, мәдәни һәм белем бирү үзәгендә - Казанда җыелдык. Биредә булган иң яхшы спорт объектларын яшьләребезгә дә күрсәтәсе килде, - ди Россия спорт министры урынбасары Марина Томилова.
- Читтә яшәүче балаларны җыю өчен уен формасын тикмәгә генә сайламадык. Спорт теле барысы өчен дә бер. Балалар монда дуслаша, аралаша. Боксчы Николай Валуев, шахматчы Анатолий Карпов кебек дөнья дәрәҗәсендә танылган спортчылар белән очраша, - ди өч тапкыр Олимпия чемпионы депутат Ирина Роднина.

Спорт ярышларыннан тыш, яшьләр тарих, рус теле һәм әдәбияты буенча белем туплаячак. Казан буйлап сәяхәт итеп, Татар мәдәнияте көннәрен үткәрәчәк. Шулай ук алар «Ватандашлар аллеясы» булдырачак, агачлар утыртачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading