16+

Рөстәм Миңнеханов күп балалы хәрби гаиләләренә җир алуда ташлама турында канунга кул куйды

16 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов бер яки ике әти-әнисе дә хәрби булган күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү өчен республикада яшәү вакыты турындагы таләпне кире кагучы канунга кул куйды.

16 ноябрьдә Рөстәм Миңнеханов бер яки ике әти-әнисе дә хәрби булган күп балалы гаиләләргә бушлай җир кишәрлеге бирү өчен республикада яшәү вакыты турындагы таләпне кире кагучы канунга кул куйды.

Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта безнең төбәктә күп балалы гаиләләргә республикада ким дигәндә соңгы биш елда яшәү шарты белән җир кишәрлекләре ташламалы нигездә бирелә.

2023 елның 17 апрелендә Федерация Советының Аграр һәм азык-төлек сәясәте һәм табигатьтән файдалану комитеты «җир кишәрлекләрен ташламалы бирү мәсьәләсе буенча Россия Федерациясе законнарын камилләштерү»темасына түгәрәк өстәл үткәрде.

 «Ташламалы категория арасында социаль киеренкелеккә юл куймау һәм җир кишәрлекләрен сатып алуга хокукларын гамәлгә ашыруның тигез шартларын булдыру максатларында, комитет төбәкләргә, әгәр ата - ана (уллыкка алучы) хәрби статусына ия булса, өч һәм аннан да күбрәк балалары булган гражданнарның үз территорияләрендә яшәү кирәклеге турындагы таләпне бетерү турындагы закон актларында нигезләмә урнаштырырга тәкъдим итте»,-дип сөйләде ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Аглиуллин Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 48 нче утырышында.

Закон рәсми рәвештә басылып чыккан көннән соң 10 көн узгач үз көченә керәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading